Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тикшерүче каршында утырганчы, көрәк белән эшләү яхшырак

Соңгы арада җылы һава торышы урнашу һәм кар күп яву сәбәпле, купфатирлы йорт түбәләреннән кар ишелеп төшү очраклары күзәтелә башлады

Соңгы арада җылы һава торышы урнашу һәм кар күп яву сәбәпле, купфатирлы йорт  түбәләреннән кар ишелеп төшү очраклары күзәтелә башлады. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бәхетсезлек  килеп чыкмасын өчен идарә итү компанияләрендә халык арасында аңлату эшләре алып барырга чакырды. “Халык күп йөри торган җирләрдә карны вакытында  чистартырга кирәк, бигрәк тә - халык күп йөри торган җирләрдә, - диде ул.  Тикшерүче каршында утырганчы, көрәк белән эшләү яхшырак. Берәр кеше белән бәхетсезлек килеп чыкса, бер ни дә коткара алмаячак”, - диде ул.

  • Соңгы көннәрдә күпкатлы йортларның  түбәләрен чистарттык. Йортларны һәр көнне әйләнеп чыгып, куркыныч тудыручы урыннар бармы-юкмы икәнлеген күзәтәбез. Әлеге эш – безнең даими контрольдә, – ди “Энтузиаст” идарә итү компаниясе директоры Фәрхад Минхәеров.  Газета укучыбыз Айсылу Яруллина җыештыручыларның ишек алларын, подъездларны гына түгел, ә түбәләрне дә даими чистартуын, идарә итү компаниясе эшеннән канәгать булуларын хәбәр итте.

“Кама-38” территориаль узидарэ советы (ТОС) җитәкчесе Федия Минхаҗиева, 38нче бистәдәге йортларның балконнарын, козырекларны кардан һәм боз сеңгеләреннән даими чистартуларын әйтте. “Язгы чорда бу әһәмиятле эшләрнең берсе. Балкон һәм козырекларның чисталыгын контрольдә тотмасаң, бәхетсезлек килеп чыгуын көт тә тор. Шуңа күрә тиешле эшләрне вакытында башкаруны мин дә күзәтәм”, - диде ул.

Разалия Хәлиуллина “ЖилЭнергоСервис” компаниясенэ караган 31 нче бистәдә 30 елга якын җыештыручы булып эшли. “Элек бишенче  каттагы  балкон,  йорт түбәләрен  кардан балта осталары чистарта иде. Торак кодексы нигезендә хәзер бу эш милекчеләрнең үз җаваплылыгында. Идарә итү компаниясенә заявка биреп, акча түләсәләр безнең хезмәткәрләр дә бу эшне башкара. Без,  җыештыручылар, ишек алларындагы юлларны, йорт яннарын тәртиптә тотабыз. Биш катлы йортларның соңгы катында яшәүчеләр арасында аңлату эшләре алып барабыз,” - диде ул.

Кеше күп йөри торган спорт, мәдәният, сәүдә үзәкләре биналарының түбәләре дә  тәртиптә тотылырга тиеш. Торак- коммуналь хезмәткәрләре шәһәрдәшләребезне кисәтә. Һәркем бәла аяк астында икәнлеген истән чыгармыйча, куркыныч янаган урыннардан әйләнеп узсын,  бигрәк тә балаларны сакласыннар иде.

Әгәр бина янында кардан чистарту эшләре алып барылганлыгы турында чикләү билгесе тора икән, аңа якын бармаска, бала коляскаларын, машиналарны биналарга якын урында калдырмаска дигән кагыйдәләрне дә исегездән чыгармагыз.

Йорт түбәләрендә кар, боз сеңгеләре куркыныч янаганда идарә компанияләренә, торак -коммуналь һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 ( 30- 55- 57)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев