Тинчурин паркындагы җиһазларны буяп чыккан вандалларны тапканнар - ФОТОЛАР
Яңалыклар тасмасы

Тинчурин паркындагы җиһазларны буяп чыккан вандалларны тапканнар - ФОТОЛАР

Чаллының Тинчурин исемендәге паркында вандаллар анда урнашкан җиһазларны маркер белән буяп чыкканнар. Аларны паркта урнашкан видеокамералар төшереп алган.

"Рәссам"нарның кем булулары ачыкланган. Аларга Тинчурин бульварына килгән матди зыян суммасын түләү һәм административ штраф яный. 

"Маркер буяуларын бетерерлек түгел, җиһазлар бозылган. Аларны киредән буяп чыгарга туры киләчәк,"- ди МУП "Мәдәният һәм ял паркы" җитәкчесе урынбасары Ришат Сәлимгәрәев.

Әйтергә кирәк, Чаллының бөтен парк һәм скверларында да күзәтү камералары урнаштырылган. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев