Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төмәндә татар мәдәнияте өлкәсендә хезмәт куйган Вәлимә Ташкалова вафат

Вәлимә Ташкалова Себер татарлары турында китаплар чыгарган булган

Төмән өлкәсендә татар иҗтимагый оешмаларында һәм татар мәдәнияте өчен күп еллар хезмәт иткән Вәлимә Ташкалова вафат. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Төмән өлкәсенең «Яшь буын» татар яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Корманов әйтте.

«Бүген иртән Вәлимә Ташкалованың вафат булуы турында хәбәр килде. Ул татар халкы өчен күп еллар хезмәт итте, үзен татар мәдәнияте тормышына багышлады. Ул мәдәният институтында укытты, Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиядә мәдәният бүлеген җитәкләде, тугыз елга якын татар конгрессында эшләде. Ул шулай 2009 елдан „Түгәрәк уен“ фольклор фестивален җитәкләде», — ди Фәрит Корманов.

Моннан тыш, Вәлимә Ташкалова Себер татарлары турында китаплар да чыгарган булган.

Вәлимә Ташкаловага 69 яшь булган. «Ул ялгызы яши иде. Кибеткә чыккач хәле начарланган, ашыгыч ярдәм машинасы аны хастаханәгә алып киткән, шунда вафат булган», — дип сөйләде Фәрит Корманов

Вәлимә Ташкалова — Россиянең журналистлар берлеге әгъзасы, 60тан артык фәнни эш авторы. 2008 елда «Себер татарлары мәдәнияте» дип аталган аналитик мәкаләләр һәм очерклар җыентыгын чыгарган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев