Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР мөфтие Камил Сәмигуллин: «Чаллының энҗесе булачак»

Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән берлектә "Жәмигъ" мәчете төзелешен карады. 

Исегезгә төшерәбез, Чаллының баш мәчетенә нигез 1992 елда салынган иде. Аннары акча булмау сәбәпле ул туктатылды. Фәкать узган ел шәһәрнең хәзерге җитәкчеләре бу эшне урыныннан кузгатты. Бүгенге көндә мәчетнең каркасы төзелә, көзгә манаралар урнаштырылачак. Бүген мэр тагын искәртте, Аллаһ йорты фәкать халыктан җыелган акчага гына төзелә. Наил Гәмбаровичның гаиләсе анда беренчеләрдән булып 1 млн сум акча кертте. Андый фидакарь җанлы дин кардәшләребез бихисап. Мәчетне төзеп тапшыру 800 миллион сумга төшәчәк. Икътисадый хәлләргә бәйле төстә бу санның бераз үзгәрүе дә мөмкин. «Җәмигь мәчетен 3-5 елда төзеп бетерергә ниятлибез, - диде мэр. Әлбәттә, Аллаһ ярдәме белән, дип тә өстәде.

"Жәмигъ" мәчетен ТР мөфтие Камил Сәмигуллин: «Чаллының энҗесе булачак» диде.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев