ТР Президенты Чаллы укучысын бүләкләде
Яңалыклар тасмасы

ТР Президенты Чаллы укучысын бүләкләде

Барлыгы бәйгедә 9-11 сыйныфларда белем алучы 10 меңнән артык бала катнашты.

Чаллы укучысы Юлия Затеева (фотода - сулда) юл хәрәкәте иминлеге буенча узган “Мин мәктәп укучысы”ы конкурсында беренче урынга лаек булды. Бу җиңүе белән аны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе котлады. Барлыгы мобиль кушамта аша узган әлеге бәйгедә 9-11 сыйныфларда белем алучы 10 меңнән артык бала катнашты.

Юлия Затеева шәһәребезнең 25 нче мәктәбендә белем ала.

фото: http://nabchelny.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


конкурс

Нет комментариев