Трамвай маршрутлары «Электртранспорт»та калды
Яңалыклар тасмасы

Трамвай маршрутлары «Электртранспорт»та калды

Билет бәясе арта.

Шәһәр хакимияте оештырган торгта «Электротранспорт» җаваплылыгы чикләнгән оешма җиңде. Трамвайларны йөртү белән Рәшид Шамсудинов җитәкчелегендәге әлеге компания шөгыльләнәчәк. 

Лот 5 мең сумга сатылды. «Электртранспорт» предприятиесе 11 маршрут буенча пассажирлар йөртә. Маршрутлар буенча 72 трамвай йөри.

Сүз уңаеннан, 2025 елның 1 январыннан Чаллыда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 40 сум була. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


автобус трамвай маршрут билет бәясе арту

Нет комментариев