Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Триада»да мобилизацияләнүчеләр өчен экипировка тегәләр

«Әлеге җаваплы бурычны үтәү өчен, без башка тегү предприятиеләрендә һәм йортларында эшләүчеләрне хезмәттәшлек итәргә чакырабыз».

РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән өлешчә мобилизация шәһәрнең кайбер предприятиеләрен үз эшчәнлекләренә төзәтмәләр кертергә мәҗбүр итте. Кемдәдер армиягә алынган хезмәткәрләренә алмаш эзләү кирәклеге туды. Ә кемгәдер мобилизацияләнүчеләрне кирәкле әйберләр белән тәэмин итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Тиз арада эш юнәлешен үзгәртергә туры килде

Әлеге предприятиеләр арасында «Триада» тегү ательесы да бар. Ул төрле экипировкалар тегү буенча зур заказ алган. «Илдә барган хәлләрне исәпкә алып, бу заказларны үтәү өчен тиз арада эш юнәлешен үзгәртергә туры килде, – ди «Триада» ҖЧҖ директоры Гөлсинә Садриева. – Алай да вакытлы икътисадый һәм башка кризислар безне аларга каршы тиз җавап бирергә өйрәтте. Пандемия вакытында, шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе үтенече буенча, без ковид бүлекләрендә эшләүче медиклар өчен битлекләр һәм бер тапкыр кулланыла торган медицина комплектлары тегүне оештырган идек. Әлеге ашыгыч заказлардан кала, без шәхси заказларны да үтибез, милли һәм сәхнә костюмнары, мәктәп укучылары, полиция хезмәткәрләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм прокуратура хезмәткәрләре өчен форма киемнәре тегәбез. Өстәвенә, күп кенә предприятиеләрдәге кебек безгә дә эшче куллар җитми. Менә хәзер дә, әлеге җаваплы бурычны үтәү өчен, без башка тегү предприятиеләрендә һәм йортларында эшләүчеләрне хезмәттәшлек итәргә чакырабыз».

Бу заказның ашыгычлыгына һәм күләменә карамастан, аның үтәлүендә шик юк. Предприятиенең зур тәҗрибәсе моңа гарантия булып тора. «Триада» ательесы базар шартларында инде 31 ел эшли! Бу вакыт эчендә биредә бизнесның «су асты ташларын» алдан күрергә, чираттагы икътисадый кризисны җиңәр өчен барлык ресурсларны мобилизацияләргә, үсеш перспективаларын билгеләргә өйрәнгәннәр. Ә коллектив тәҗрибәле җитәкчелек һәм белгечләр белән бердәм командага әверелде.

Йокы капчыгында солдатлар 20-25 градус салкында да туңмаска тиеш

Хәзер аларның кызу эш вакыты. Барысын да вакытында үтәү һәм мобилизацияләнгән татарстанлыларны кирәкле экипировка белән тәэмин итү өчен тегүчеләр еш кына ялларсыз да эшлиләр. «Триада»га заказлар белән Россиянең башка төбәкләреннән дә мөрәҗәгать итәләр. Шушы көннәрдә генә Новосибирскига 180 йокы капчыгы җибәргәннәр. Уфадан заказ килүне көтәләр. Монда барлыгы 2 мең йокы капчыгы тегелергә тиеш. Моның өчен бик күп төрле материал кирәклеген күз алдына китерү кыен түгел. Йокы капчыклары җылылыкны саклау өчен табигый яки синтетик тутыргычлар белән, җиңел, дымга чыдам булырга тиеш. Аларда солдатлар 20-25 градус салкында да туңарга тиеш түгел. «Әлегә запаслар ярдәм итә. Узган ел сатып алган тукымаларыбыз быел безне шулай коткарырлар дип уйламаган идек. Кайбер төбәкләрдә хәрби форма бәясе күтәрелсә дә, безнең бәяләр элеккечә калды. Аны күтәрергә намусыбыз рөхсәт итми. Чөнки Ватаныбызны саклаучылар өчен кием тегүебезне аңлыйбыз», – ди Гөлсинә Фәйзулла кызы.

Хәрби кием ассортименты киң

Татарстанда формалашкан контрактчылар батальоннары һәм мобилизацияләнүчеләр өчен «Триада»да тегелә торган хәрби кием ассортименты шактый киң. Йокы капчыкларыннан кала, бу рюкзаклар, эчке киемнәр, балаклавалар, өс киемнәре, хәтта тегү кирәк-яраклары, чөнки аларның да солдатларга кирәге чыгуы бар. Еш кына ателье теккән хәрби кием комплекты «Военторг» кибете аша берцылар, перчаткалар, тез һәм терсәк саклагыч әйберләре белән тулыландырыла. «Без хәрбиләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Барлык заказларын вакытында һәм тулысынча үтәргә тырышабыз. Алар үзләренең хәрби бурычларын уңышлы үтәр өчен кирәклесен генә сорыйлар. Шулай булса да, без аларга хәрби хезмәтләрендә ярдәм итүебезгә шатбыз. Әле күптән түгел 170ләп хәрби өс киеме җибәрдек һәм зур партия балаклавалар тектек. Хәзер кышкы киемнәргә заказларны үтибез», – дип сөйли Гөлсинә ханым.

Нәкъ менә ул, предприятие җитәкчесе буларак, хәрби заказларны вакытында һәм сыйфатлы башкару өчен җаваплы. Күптән ислам дине кануннары буенча яшәгәч, ул моның белән генә чикләнми. Гөлсинә Фәйзулла кызы Чаллыдан хәрби гамәлләр зонасына киткән гуманитар ярдәмгә дә зур өлеш кертә. «Көн дә дөньябызда тизрәк тынычлык урнашсын иде дигән теләк белән яшибез һәм эшлибез. Барлык мобилизацияләнүчеләр үз гаиләләренә исән-имин кайтсыннар иде дип Аллаһка дога кылам», – ди ул.

Илисә Ганиева
Алинә Баһаветдинова тәрҗемәсе    
Лилия Хәбибҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт