Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юбилеегыз котлы булсын, Рамил Робертович!

Рамил Робертович, коллективыгыз белән туган телебезне яратучы, татар булуы белән горурланырлык шәхесләр үстергәнегез, татар матбугатын үстерүгә зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт Сезгә.

Бүген шәһәр мәгариф системасында хөрмәтле, абруйлы җитәкчеләрнең берсе – 54нче татар гимназиясе директоры Рамил Роберт улы Исаев үзенең гомер бәйрәмен - 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Рамил Робертович, Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Без сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, балаларга төпле белем бирүче, тынгысыз, укытучылар арасында зур абруй казанган мөгаллим һәм җитәкче буларак беләбез. Сез гимназиядә укучыларга төрле яклап үсәр өчен шартлар тудыру өчен армый-талмый эшлисез. Гимназиябезнең шәһәрдә генә түгел, республикада да дәрәҗәле белем бирү йортларының берсе булуы – моның ачык дәлиле.

Киләчәктә дә дус-тату коллективыбызда сезнең белән бергә эшләргә насыйп булсын. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гел шундый кадерле булып, балаларыгызның игелеген күреп, хатыныгыз белән тигезлектә,  хәерле гомер кичерүегезне телибез!

 Сабыр да сез, гади, кешелекле,
 Кылган эшегез- бары игелек.
  Шатлыкларда үтсен сезнең көннәр,
  Бәхетегез булсын гомерлек!

Хөрмәт белән 54нче гимназия коллективы.

Ихлас теләкләргә «Шәһри Чаллы» редакциясе коллективы да кушыла. Рамил Робертович, коллективыгыз белән туган телебезне яратучы, татар булуы белән горурланырлык шәхесләр үстергәнегез, татар матбугатын үстерүгә зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт Сезгә. Киләчәктә дә милләтебезнең якты киләчәге өчен хезмәттәшлегебез дәвам итсен.

Р.Бильданов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф