Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында коточкыч авария: машина танымаслык хәлдә

Зыян күрүчеләр бар.

Ватанны саклаучылар көнендә чак кына 4 кеше гомере өзелмәде. Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасында коточкыч авария булды. Киа автомобиле юл читендәге яктырткычка килеп менде. Машина хуҗасы  тизлек режимын сакламый. Һава торышының кинәт үзгәрүе дә үзенекен итә. Синоптиклар кичә үк көчле буран чыгачагы турында хәбәр иткән иде.

18 яшьлек автомобиль хуҗасы һәм 3 пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды. Инспекторлар әйтүенчә, аларның 4се дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган. Җитмәсә, шофёр-егет машина йөртү таныклыгын 2 атна элек кенә алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспорт һәлакәте