Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында угыз коймагы пешерү йоласын яңартканнар - ФОТО

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында борынгы йола-бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне барлау һәм яңарту максатыннан без шатлык уртаклашу – угыз коймагы пешерү йоласы үткәрдек.

Элек-электән авыл халкы сыер бозаулагач, угыз сөтеннән коймак пешергән. Коймакка туган-тумачаларны, күрше-күләнне дәшкәннәр. Вәгазьләр сөйләгәннәр, мөнәҗәтләр әйткәннәр, борынгы уеннардан йөзек салышлы уйнаганнар. Бәйрәм бик матур үткән. 

«Угыз коймагы» бәйрәме Яңа Байлар авылында, алдынгы савымчы Тәгъзимә апаның гаҗәеп матур йортында узды. Без дә, Боерган уңганнары, күчтәнәчләребезне төяп, җыелышып кунакка бардык. Районның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева «Угыз коймагы» йоласына киләсе кунаклар өчен алдан ук бер чиләк угыз сөте хәстәрләгән, авыл уңганы Илгизә апа белән угызның яртысыннан эремчек ясап, угыз тәкәсе, төплекәйләр пешереп, кызыл эремчек (корт) ясап куйганнар иде.

Иң башта калган сөттән Илгизә апа эремчек эретеп күрсәтте, ә Рәсимә коймакларны пешерү өчен мичкә ягып җибәрде. Камырларын табага аз гына итеп салып, Фәйрүзә һәм Илгизә ханымнар мичтә коймак пешерделәр.

Бәйрәмебезгә Дан Ордены бүләге иясе, алдынгы савымчы Әлфия апа да чакырулы иде. Күзкәй китапханәсе мөдире Тәнзилә ханым, горурланып, аның турында сөйләде. Йорт хуҗасы Тәгъзимә апа да, күршеләре Фәйрүзә апа да гомер буе фермада сыер сауганнар. Фәйрүзә Фаязовна да авылда калып, дүрт ел савымчы булып эшләве, ул апаларның аны эшкә өйрәтүләре хакында кызыклы итеп сөйләде. Колыш авылыннан Гөлсәрия апа Сәхәбиева, Боерган егете Сәетнур Мөхәммәтшиннарның тирән эчтәлектәге шигырләрне яттан сөйләүләре бәйрәмгә ямь өстәде. Таулар авылыннан укытучы-шагыйрә Фәйрүзә апа Габидуллина, табиб-педиатр булып эшләп лаеклы ялга чыккан Маһинур апа Сәхәбиева, Таулар авылы клубы мөдире Илүзә Гыйльметдинованың чыгышлары нур өстенә нур булды.

Милли киемнәр кигән Күзкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре тәмле тел белән кунакларны сыйлап, күңелләрен күрделәр. Кичә ахырында йорт хуҗасы Тәгъзимә апа илләргә иминлек, йорт-җирләребезгә бәрәкәт, тәннәребезгә сәламәтлек теләп, барлык кунакларга да угыз эремчеген һәм коймакларны күчтәнәч итеп төйнәп җибәрде. Бәйрәм һәркайсыбызның өендә дәвам итте. Кыскасы, бәйрәмебез бик матур узды: рәхәтләнеп аралаштык, истәлекләрне яңарттык. 

Флүзә Сәлимова,

Тукай районы Боерган авылының башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев