Тукай көнендә Чаллыда «Тукайга чәчәкләр китерик» дип исемләнгән шигърият бәйрәме үтә
Яңалыклар тасмасы

Тукай көнендә Чаллыда «Тукайга чәчәкләр китерик» дип исемләнгән шигърият бәйрәме үтә

Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган чара 26 апрельдә 14:00 сәгатьтә үткәрелә. Тукай скверында урнашкан һәйкәл янында эчтәлекле программа оештырылачак.

Программада:
– 1нче сәнгать мәктәбеннән мастер-класслар;
– үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган китаплар күргәзмәсе;
– бөек шагыйрь Габдулла Тукай әсәрләре буенча эшләнелгән картиналар күргәзмәсе;
– шигырь укырга теләүчеләр өчен ирекле микрофон. 

Бәйрәм А.Гыйләҗев исемендәге татар драма театры артистлары катнашында театральләштерелгән пролог – әдәби-музыкаль постановка белән башланачак. Бәйрәмдә «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге солистлары башкаруында җырлар яңгыраячак. 

Чара ахырында исә Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу булачак.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев