Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы кешесе сукбай киеменнән хәер сорашып утырган - ВИДЕО

10 мең сум отар өчен сукбай булып киенеп, хәер теләнергә кирәк.

Соңгы арада интернет-бәйгеләрдә акча оту өчен төрле биремнәр үтәп, шуны видеога төшереп, үз аккаунтларына урнаштыручылар күбәйде. Безнең инстаграм битенә дә Тукай районы Биклән авылында яшәүче Айсылу Хәсәнова мөрәҗәгать итте. Ул блогер  Олеся Борина (@mama_malikushki) оештырган "Уңайлы зонадан чыгу" ("Выход из зоны комфорта") проектында катнаша. 

Бирем буенча аңа сукбай булып киенеп, кешеләрдән акча сорарга кирәк була. 

"Халык алдында шулай йөрү авыр бирелде. Яшьләр әле ярыйсы карый, олы яшьтәгеләр аңламыйлар. Көч-хәл үземне жиндем. Барысы бергә 130 сум акчажыйдым!" - ди Айсылу. Соңрак шул ук проекттагы башка катнашучылар да теләктәшлек белдерүебезне сорады.
Иртәгә, 26 гыйнвар көнне тавыш бирү юлы белән проект җиңүчесен сайлыйлар. Бүләккә - 10 мең сум. Ә сез мондый проектларга ничек карыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогер интернет