Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы Сабан туе 13 июнь көнне Кызыл Байрак авылында үткәрелә (бәйрәм программасы)

Тукай районы Сабан туе Мусабай-Завод авыл җирлегенә караган Кызыл Байрак авылы территориясендә оештырылачак, дип хәбәр иткән идек. Бәйрәм 13 июнь көнне сәгать 10да башлана. Чакырылган махсус кунак – Татарстан Республикасының атказанган артисты Филүс Каһиров. Бәйрәм программасында тагын нинди чаралар булуы көтелә?

Тукай районының Кызыл Байрак авылы төп Сабан туенда Филүс Каһировтан тыш “Болгар” бию театры артистлары, шулай ук район иҗат коллективлары, Габдулла Тукай әкиятләре геройлары, кеше буеннан да зуррак булган курчаклар да чыгыш ясыячак. Тантаналы өлеш иҗтимагый яшьләр оешмалары, спортчылар, милли көрәш ветераннары, авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре, җитештерү алдынгылары парады белән тәмамланачак. Моннан тыш авыл хуҗалыгы техникасы парады да булачак.   
Язгы кыр эшләре буенча беренчелекне алган алдынгыларны бүләкләгәннән соң, җирле коллектив оештырган концерт башланып китәчәк. Шулай ук үзәк мәйданда спорт ярышлары да оештырылачак.  
Сәгать 12дә ат чабышына старт бирелә. “Күңел” радиосы оештырган концерт программасыннан соң, төп сәхнәдә Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров чыгыш ясыячак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу