Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы Сосновый Бор поселогы тирәсендә BMW һәм «Лада» бәрелеште. Бер кеше һәлак булды

Җитди зыян күргән ике машина йөртүчене дә Чаллы хастаханәсенә озатканнар.

Кеше үлеменә китергән авария узган якшәмбедә М7 федераль трассасында, Сосновый бор бистәсе янында булган. 

«Зур тизлектә хәрәкәт иткән BMW автомобиленең йөртүчесе 1нче модельле “Лада” белән бәрелешкән. «Лада» шоферы уңга борылган вакытта хәрәкәттә катнашучы башка автомобильчеләргә куркыныч тудырмавына инанмаган», - дип хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. 

Авария булган мизгел бер машинадагы видеорегистраторга эләккән. Нәтиҗәдә, «Лада» автомобиленең пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Җитди зыян күргән ике машина йөртүчене дә Чаллы хастаханәсенә озатканнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина авария дтп