Тукай районының Әҗмәкәй авылында 5 яшьлек балага эт ташланган
Яңалыклар тасмасы

Тукай районының Әҗмәкәй авылында 5 яшьлек балага эт ташланган

Гадәттән тыш хәл Тукай районы Әҗмәкәй авылында була. Балалар мәйданчыгында уйнап утырган 5 яшьлек сабыйга хаски токымлы эт ташлана.

Шул урында булганнар сүзләренә караганда, эт баланың битенә ташлана. Канга баткан сабыйны өенә эт хуҗасы алып кайтуы билгеле. Хаски өй этен хуҗабикә караусыз гына өйдән чыгарып җибәргән булуы да мәгълүм. Кайбер чыганакларда, балага операция ясавы да билгеле булды. 
Әлеге фаҗигане бүген прокуратура тикшерә.  

 

Фото: moi-zhivotnye.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев