Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туңдырылган җиләк-җимешнең файдасы каламы?

Белгечләр әлеге сорауга төгәл җавап бирде.

Җиләк-җимешне туңдырганнан соң, андагы витаминнар һәм файдалы матдәләр күләме үзгәрми, ди белгечләр.

“Туңдыру процессы җиләкләрнең туклыклы үзлекләренә йогынты ясамый. Каротин, В төркеме витаминнары, безнең иммунитет өчен кирәкле С витамины саклана. Ләкин аларны тулысынча өлгергән вакытта туңдыру кирәк. Оптималь температура -18; -20 градус. Җиләкләрне бер-берсеннән аерып куеп, 3-4 сәг дәвамында туңдыралар. Аннары герметик пакетларга яки савытларга тутыралар”, – дип аңлата СКФУның азык-төлек инженериясе һәм биотехнологияләр факультетының туклануны оештыру һәм азык-төлек инжинирингы факультеты деканы урынбасары Ольга Олешкевич.

Ул шулай ук туңдырылган җиләк-җимешне дөрес эретү буенча да киңәшләр бирә. Аларны башта суыткычта, аннары бүлмә температурасында эретергә кирәк. Боткаларга һәм камыр ризыкларына туңдыргычтан алу белән салырга була. Иң мөһиме, җимешләрне эреткәннән соң, кабат туңдырып йөртергә ярамый.

Кибеттә туңдырылган җиләк-җимеш сайлаганда да аларның каты, һәрберсен тотып карарлык булуы шарт. Әгәр формасыз, бер-берсенә ябышкан икән димәк, аларны инде эреткәннәр һәм кабат туңдырганнар. Шулай ук өстәмә тәмләткечләр, соуслар һәм шикәр салынмаганын алырга киңәш ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт