Турбина цехы хезмәткәрләре – җиңүче
Яңалыклар тасмасы

Турбина цехы хезмәткәрләре – җиңүче

Яр Чаллы ТЭЦы быелгы туристик слетны предприятиенең – 50, “Татэнерго”ның 90 еллыгына багышлады. Үзенчәлекле ярышларда станциянең 8 командасы көч сынашты.

Социаль мәсьәләләр буенча белгеч Миләүшә Гыйльмиярова әйтүенчә, командалар физик әзерлекләрен, таныш булмаган җирдә ориентлашу осталыкларын, аш-суга һәм җыр-биюгә сәләтләрен күрсәттеләр. Слет нәтиҗәләре буенча Турбина цехы командасы җиңүче дип танылды. Пар казаннары цехы командасы – икенче, идарә командасы өченче урын алды. Барлык чаралар да санитарэпидемиология таләпләренә туры китерелеп оештырылган иде. 
       

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җиңү

Нет комментариев