Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тыгыз хезмәттәшлек итүче милләттәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырдык

"Шәһри Чаллы" газетасы баш редакторы Резидә Юсупова тыгыз хезмәттәшлек итүче милләттәшләребез - редакциянең дусларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Гали Акыш исемендәге лицей директоры - шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюпова иң күп яздыручы. Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия директоры Айдар Гарифуллин - сәләтле балаларны күрсәтүне активлаштырырга чакыра. 54нче гимназиянең директор урынбасары Фәнисә Сәләхиева милли матбугатны саклауда бөтен кеше катнашырга тиеш, дип исәпли.

Милләттәшләребезгә филиал җитәкчесе, газетаның баш мөхәррире Резидә Юсупова Рәхмәт хатлары тапшырды. Безне аңлауларына рәхмәтебезне белдердек, алга таба да эшлекле, дустанә мөнәсәбәтләр дәвам итәр дип ышанабыз. Тормышыгызда уңышлар, гаиләгездә иминлек, исәнлек-саулык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хатлары