Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ты­ныч­ла­ныр­га ир­тә­рәк әле

COVID – 19 ста­ту­сы алын­са да, ты­ныч­ла­ныр­га ир­тә, ди бел­геч­лэр. Ви­рус  без­нең бе­лән янә­шә. Шун­лык­тан гос­пи­таль­дә эпе­ди­ми­я­гә кар­шы ре­жим дә­вам итә - бит­лек­сез йө­рер­гә яра­мый, авы­ру­лар яны­на ке­ру чик­лән­гән, тән тем­пе­ра­ту­ра­сы да­и­ми кон­троль­дә  то­ты­ла.

 

22 март­та Су­гыш ве­те­ран­на­ры гос­пи­та­лен­нән COVID  ста­ту­сы алын­ды - хас­та­ха­нә үз юнә­ле­ше бу­ен­ча эш­ли баш­ла­ды.

Бер ел элек  дөнь­я­га ко­ро­на­ви­рус ди­гән авы­ру та­рал­ды. Аны дэ­ва­лау бу­ен­ча Чал­лы­да да ашы­гыч ча­ра­лар кү­рел­де.  Йо­гыш­лы авы­ру­лар хас­та­ха­нә­сен­дә урын­нар җит­ми баш­ла­гач, икен­че  һәм би­шен­че хас­та­ха­нә­ләр­не  һәм су­гыш ве­те­ран­на­ры  гос­пи­та­лен  ко­вид бе­лән авы­ру­чы­лар­ны дә­ва­лый тор­ган уч­реж­де­ние итәр­гә ка­рар ка­бул ител­де. Гос­пи­таль әле­ге ста­тус­та 2020 ел­ның ма­ен­нан алып 2021 ел­ның 15 мар­ты­на ка­дәр эш­лә­де.  Бу ва­кыт  эчен­дә би­ре­дә 1500 ке­ше ко­ро­на­ви­рус­тан дә­ва­ла­нып чык­ты.  Баш та­биб Ре­зи­дә Мав­зю­то­ва әй­тү­ен­чә, алар­ның 96%ы ту­лы­сын­ча те­рел­гән.  Бу -  Та­тар­стан бу­ен­ча иң юга­ры күр­сәт­кеч. 

Ко­ро­на­ви­рус йок­тыр­ган ке­ше­ләр өчен 100гә якын урын бил­ге­лән­де. Алар­га  50гә якын та­биб һәм 150 ур­та ме­ди­ци­на хез­мәт­кә­ре чи­рат­ла­шып, тә­ү­лек бу­е­на хез­мәт күр­сәт­те. “Мах­сус ком­би­не­зон, бит­лек­ләр ки­еп хез­мәт­кәр­лә­ре­без ике­шәр ат­на өй­лә­ре­нә кайт­мый­ча эш­лә­де­ләр. Алар өчен ши­фа­ха­нә­дә ку­нак­ха­нә яса­дык, кай­нар ри­зык бе­лән тә­э­мин ит­тек,  сә­ла­мәт­лек­лэ­рен дә да­и­ми кон­троль­дә тот­тык.  Фи­да­карь хез­мә­те­без­нең нә­ти­җә­се дә бул­ды. Без­гә кер­гән авы­ру­лар­ның 96%ы ту­лы­сын­ча те­ре­леп, кол­лек­ти­вы­быз­га их­лас рәх­мәт әй­теп, өй­лә­ре­нә кай­тып кит­те­ләр. Гос­пи­таль­дән чык­кан авы­ру­лар 2 ат­на өй­лә­рен­дә  хәл ал­ган­нан соң, без­дә  тер­нәк­лән­де­рү курс­ла­ры үт­те,”  - ди Ре­зи­дә Ри­ша­тов­на.

15 март­та би­ре­дә дә­ва­ла­ну­чы бар­лык авы­ру­лар те­ре­леп өй­лә­ре­нә кай­тып кит­те, 7 ке­ше­не  дә­ва­лап бе­те­рү өчен 2нче хас­та­ха­нә һәм Ту­кай ра­йо­ны хас­та­ха­нә­се­нә кү­чер­де­ләр. Ан­на­ры ат­на бу­е­на ста­ци­о­нар­да за­рар­сыз­лан­ды­ру ча­ра­ла­ры үт­кә­рел­де. Па­ла­та­лар, ка­би­нет­лар, җи­һаз­лар, вен­ти­ля­ция сис­те­ма­ла­ры, урын-җир – ба­ры­сы да са­ни­тар та­ләп­ләр­гә ту­ры ки­те­реп җы­еш­ты­рыл­ды. Шун­нан соң Рос­пот­реб­над­зор гос­пи­таль­гә үз юнә­ле­ше  бу­ен­ча эш­ләр­гә рөх­сәт  бир­де.

Гос­пи­таль ста­ци­о­на­рын­да ин­сульт, те­рәк-хә­рә­кәт ор­ган­на­ры­на опе­ра­ция ки­чер­гән авы­ру­лар һәм Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ран­на­ры, 60 яшь­тән өл­кән­рәк шә­һәр­дәш­лә­ре­без һәм Ка­ма аръ­я­гы ра­йон­на­рын­да яшә­ү­че­ләр дә­ва­ла­на. Ко­ро­на­ви­рус ар­ка­сын­да гос­пи­таль­гә ки­лер­гә чи­рат­та тор­ган ке­ше­ләр­не ча­кы­рып ала­лар. Авы­ру­лар ти­е­шен­чә дә­ва­ла­на алу­ла­ры­на  бик шат.

Би­ре­дә су­гыш ве­те­ран­на­ры, тыл хез­мәт­чән­нә­ре, “кай­нар нок­та­лар”­да хәр­би бу­рыч­ла­рын үтә­гән хәр­би­ләр дә  сә­ла­мәт­лек­лә­рен ны­гы­та. Шу­лай ук “Де­мор­га­фия” мил­ли про­ек­ты кы­са­ла­рын­да 22 ге­рат­рия уры­ны да бар.

COVID – 19 ста­ту­сы алын­са да, ты­ныч­ла­ныр­га ир­тә, ди бел­геч­лэр. Ви­рус  без­нең бе­лән янә­шә. Шун­лык­тан гос­пи­таль­дә эпе­ди­ми­я­гә кар­шы ре­жим дә­вам итә - бит­лек­сез йө­рер­гә яра­мый, авы­ру­лар яны­на ке­ру чик­лән­гән, тән тем­пе­ра­ту­ра­сы да­и­ми кон­троль­дә  то­ты­ла.

Эле­ге ви­рус­ка кар­шы го­му­ми  им­му­ни­тет бул­ды­ру за­рур. Ко­ро­на­ви­рус ке­бек йо­гыш­лы авы­ру­лар­га кар­шы то­ру­да вак­ци­на­ция әле­гә дөнь­я­да иң  нә­ти­җә­ле ча­ра бу­лып са­на­ла. Шун­лык­тан без, та­биб-шәф­кать ту­таш­ла­ры бе­рен­че­ләр­дән бу­лып  вак­ци­на ясат­тык. Шә­һәр­дәш­лә­ре­без­не дә шу­ңа  ча­кы­ра­быз,  – дип ис­кәр­тә баш та­биб Ре­зи­дә Мав­зю­то­ва.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

­Гөл­нар Әх­мә­то­ва, Баш­кар­ма ко­ми­тет Ап­па­ра­ты җи­тәк­че­се:

  • Шә­һәр­нең сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нең үз юнә­леш­лә­ре бу­ен­ча эш­ли баш­ла­вы уңай кү­ре­неш. Әм­ма ты­ныч­ла­ныр­га ир­тә­рәк әле, ко­ро­на­ви­рус төр­лә­рен үз­гәр­тә. Шу­ңа кү­рә та­биб һәм шәф­кать ту­таш­ла­рын­нан үр­нәк  алып, при­вив­ка яса­тыр­га ки­ңәш итәм. Үзем  COVID-19дан бе­рен­че­ләр­дән бу­лып вак­ци­на ясат­тым. Ми­нем сә­ла­мәт­лек сак­лау бу­ен­ча ба­за бе­ле­мем, мик­ро­би­о­ло­гия һәм эпи­де­ми­о­ло­гия ту­рын­да кү­зал­лау­ла­рым бар. Хә­лем ях­шы бул­ды, тис­кә­ре нә­ти­җә­ләр кү­зә­тел­мә­де. РФ дә­ү­ләт хез­мәт­лә­ре сай­ты аша вак­ци­на­ция ту­рын­да сер­ти­фи­кат ал­дым, шу­ңа кү­рә үзем­не вак­ци­на­ци­я­лән­гән һәм сер­ти­фи­ка­ци­я­лән­гән дип әй­тә алам.

Гөл­наз Рә­ши­то­ва, сә­ү­дә хез­мәт­кә­ре: 

  • Бер ка­ра­ган­да гос­пи­таль­нең һәм 1/09 хас­та­ха­нә­се­нең

га­дә­ти ре­жим­га кү­чүе сө­е­неч ин­де. Ко­ро­на­ви­рус­тан тыш та күп­ме авы­ру­лар­ны дә­ва­лар­га ки­рәк бит. Хро­ник авы­ру­лар ин­те­гә. Опе­ра­ци­я­ләр ки­чек­те­ре­леп то­ра. Ва­кы­тын­да ти­е­шен­чә яр­дәм ала ал­ма­гач өз­ле­геп ки­тү оч­рак­ла­ры да күп. Икен­че як­тан, COVID ста­ту­сы алын­ды дип ир­кен­гә чы­гар­га ки­рәк­ми. Әнә бит Ев­ро­па­да нин­ди ая­ныч хәл­ләр кү­зә­те­лә. Алар­да ка­ран­тин ре­жи­мын сал­ды­рыр­га ашык­мый­лар. Без­дә фә­кать авы­ру­ны юга­ры тиз­лек­тә та­ра­лу­ын йө­гән­ли ал­ды­лар. Рәх­мәт та­биб­лар­га. Тик бу авы­ру­ны ки­чер­гән ке­ше бу­ла­рак әй­тәм  – мин аны ка­бат йо­гу­ын те­лә­мим. Һәм ке­ше­ләр­гә эн­дә­шәм – бе­рук сак­ла­ныйк, бер – бе­ре­без­не сак­лыйк. Ти­еш­ле та­ләп­ләр­не үтик. Юк­са...

 Ай­гөл Га­таул­ли­на, укы­ту­чы:

  • Мин үзем ко­ро­на­ви­рус­ны җи­ңел­чә ге­нә ки­чер­дем. Шу­лай бул­са да, аның тә­э­си­ре әле һа­ман да бет­мә­де. Авы­ру­ы­ма 3 ай уз­са да, ис һәм тәм­не ти­е­шен­чә сиз­мим. Көн­нәр җы­лы­та баш­лау­га күп­ләр чи­ше­нә баш­ла­ды. Ви­рус­лар яз, көз ке­ше­ләр­не са­га­лап кы­на йө­ри. Шу­ңа кү­рә про­фи­лак­ти­ка ча­ра­ла­рын үтәр­гә ки­рәк: ке­ше күп йө­ри тор­ган урын­нар­да бит­лек, пир­чәт­кә кию зы­ян бул­мас. Ямь­ле яз, җәй көн­нә­рен кү­ңел­ле үт­кә­рә­се­гез кил­сә, та­биб­лар­ның ки­ңә­шен тың­лар­га ки­рәк. Ко­ро­на­ви­рус  без­гә сә­ла­мәт­лек­нең иң зур бай­лык икә­нен бик ях­шы аң­лат­ты. Үзе­без­нең һәм якын­на­ры­быз­ның  сә­ла­мәт­ле­ге­нә би­та­раф  бул­мыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев