Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Уфада Фидан Гафаровны соңгы юлга озаттылар

«Бөтен дөнья кайгыда», - ди Зифа Нагаева.

27 апрельдә татар-башкорт җыр һәм театр сәнгатенә зур кайгы килде. 77 яшендә легендар актер Фидан Гафаров вафат булды. 29 апрельдә Уфада, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров белән хушлашу мерәсиме булды. Моңсу чарага мәрхүмнең балалары, туганнары, республика җитәкчелеге, сәхнәдәш дуслары һәм меңләгән тамашачылары җыелган.

Чарада Фидан Гафаровның бердәнбер улы, Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров кадерле кешесе белән хушлашырга килгән кешеләрнең барсына да  рәхмәт әйтте.

«Мин әтиемнең китүенә әле дә ышана алмыйм. Ул хәзер шундый матур ята. Янына килеп: «Әти, төш вакыты җитте бит, әйдә, тор инде», – диясем килә. Бүген дә иртән торгач та күрдегез – тышта кар ява…  Урамда да бүген кышкы романс. Миңа сөйләве бик авыр. Шулай килеп чыкты... Әти бөек кеше, искиткеч актер, бик яхшы әти булды. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте,  халык өчен күп эшләде, һәрвакыт ярдәм итәргә тырышты. Кызганыч, үзенә булыша алмады.
Тыныч йокла, кадерле әтием. Мин сине бик яратам. Бүген күпме кеше килде синең белән хушлашырга. Залда оныгың, кызың утыра… Мин театрда синең эшне дәвам итәрмен. Бәхил бул, әтием!» – диде Азамат Гафаров.

Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева әлеге югалтуга карата үз фикерен белдерде. 

«Бөтен дөнья тетрәндергеч кайгылы хәбәрдә. Фидан Гафаров – бөтен мөселман дөньясы, башка милләтләр өчен дә бик кадерле. Ә безнең республика өчен кабатланмас шәхес, алтын хәзинә. Ишеткән көенә килеп бәрелгән дулкын, уйлап-уйлап, күңелдә тибәрәлеп тик тора. Хушлашу вакыты җитәчәген аңлап, күңел тагын да ныграк тетрәнә һәм куркыныч. Чөнки Фидан китте, ә без Фидансыз заманда калабыз, һаман саегабыз, ятимләнәбез. Бер-бер артлы олуг шәхесләребез китеп бара. Ә без сәнгатьнең тотрыксызлыгы, вакланган заманында калабыз. Фидан исә – бөегрәк, сәхнәнең зыялырак чорында яшәгән легенда. Халыкның моңга сусавын баскан, дөрес һәм дөрес булмаган язмышлар, вакыйгалар, сәхнә аша үзебезне үзебезгә таныткан шәхес ул.
Минем үзем эшләгән радио һәм телетапшыруларым бар. Фидан Гафаровны «Күзгә күз карашып» тапшыруыма да чакырган идем. Ул, гадәттә, андый тапшыруларга күп йөрмәде. «Килмәгән дә булыр идем, әмма син әйткәч, киләм инде», – дип килеп кергәннәре күз алдымда. Бөтен серләрен чиште миңа. Аның шәхси тормышында байтак вакыйгалар булды, кызы туды, үсте. Мин аңа «Минем алма кебек кызым бар» дип, бик матур җыр язып бирдем. Фидан Гафаровның үзе турындагы җыр ул… Хуш, легенда, кабатланмас моң, тыныч йокла», дигән «Интертат»ка. 

Мәшһүр артистны алкышлап мәңгелек сәфәргә озаттылар. Аны туган ягы, Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында әти-әнисе, хатыны, улы янына җир-ана куенына иңдерделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

6

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем соңгы юл Фидан Гафаров