Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уфаның "Нур" театры үз спектакльләренә чакыра

Чаллыда тиздән Уфаның "Нур" татар дәүләт театры гастрольләре башлана.

26 апрельдә 19 сәгатьтә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында шәһәребездә яшәп иҗат итүче популяр язучы Зифа Кадыйрованың "Көтеп узган гомер" әсәре буенча куелган "Фатыйма" спектакле була. Яңа күренешләр, искиткеч артистлар, күңелегезгә хуш килер, авторның китаплары сату каралган, дип ышандыра оештыручылар.

Шулай ук 27 апрельдә 19 сәгатьтә  1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда "Тыкрыкта булды бу хәл" исемле шаккаттыргыч комедия дә куела. Җырлы-биюле тамаша карап, ял итеп рухи байлык, илаһи көч алырсыз. Туганнарыгыз, дусларыгыз белән килегез!

8 9677477825 телефон номеры аша билетлар алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев