Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучыларның хәрби хезмәткә әзерлеген яхшырту өчен җыеннар үткәрәчәкләр

Хәрби җыеннар сентябрьдән алып, киләсе елның июнь аена кадәр үткәреләчәк.

Татарстан мәктәпләре һәм һөнәри училищеларында хәрби җыеннар үткәреләчәк. Гражданнарның хәрби хезмәткә әзерлеген камилләштерү өчен кирәк бу, диелә Хөкүмәт порталына урнаштырылган боерыкта.

Хәрби җыеннар “Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре” фәне кысасында, сентябрьдән алып, киләсе елның июнь аена кадәр үткәреләчәк. Алар мәктәпләрдә, һөнәри ук йортлары, укыту-өйрәтү пунктлары, хәрби чакырылышка кадәр әзерләү үзәкләрендә, башка учреждениеләрдә оештырылачак.

Унынчы сыйныфлар өчен киләсе елның апрелендә республиканың “Патриот” үзәгендә 5 көнлек җыеннар үткәреләчәк. Укучыларның оборона һәм хәрби хезмәт нигезләре өлкәсендә башлангыч белемнәр үзләштерүе күздә тотыла. Татарстан хәрби комиссариаты муниципаль берәмлекләрне хәрби частьләр һәм танк училищесы карамагына билгеләячәк, диелгән документта. Бу эшкә контрольлек итү Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән.

фото: islamnews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф