Ульяновск егетен кулга алып, Чаллыга китерделәр
Яңалыклар тасмасы

Ульяновск егетен кулга алып, Чаллыга китерделәр

Аңардан 6 кеше зыян күргән.

23 яшьлек Ульяновск егете кеше исеменнән кредит алуда гаепләнә. Файдаланылмаучы кеше сим-карталары аша ул 6 мең сумнан 12 мең сумга кадәр микрозайм оешмаларыннан акча алып җыя. Телефон сим-карталары хуҗалары бу хакта кредит түләргә вакыт җиткәч кенә беләләр. Зыян күрүчеләр алтау. Алар хокук сакчыларына мөрәҗәгать итәләр. 

Полиция хезмәткәрләре ир-атны Ульяновсктан эзләп таба. Аны кулга алып, Чаллыга китерәләр. Ир-ат гаебен таныган, әмма акчаларны кире кайтармаган. Аңа читкә китмәү рәвешендә сак чарасы билгеләнде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев