Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Улын кыйнап җеннәрен чыгарган

Моның өчен хатын кәшәкә файдаланган.

Улының "җеннәрен куган" Түбән Новгородта яшәүче хатынны психиатрия дәваханәсенә мәҗбүри дәвалауга җибәргәннәр.

29 яшьлек хатын 12 яшьлек улын системалы рәвештә бәйләгән һәм аны хоккей таягы белән кыйнаган. Моннан тыш, ул малайга билгесез препарат инъекциясен керткән. 2019 елның 25 июлендә ул янә улын бәйләп куя, ә аннары аның тәненә берничә тапкыр хоккей таягы белән суга һәм билгесез препарат инъекциясен кертә.

Хатын 29 июльдә кулга алына. Хатын сүзләренчә, ул шул рәвешле улының "җеннәрен куган".

Тикшерү барышында хатын-кызның ике баласын тартып алганнар: малайны балалар йортына урнаштырганнар, ә әнисен кулга алган вакытта бер айлык кына булган кыз әлеге вакытта туганында тәрбиядә.

Фото: gloomname.ru

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина