Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Унтугыз яшендә ике кызны һәм бер хатынны үтергән кешене унбиш елдан соң тотканнар 18+

Экспертлар мәетнең тырнак астындагы биоматериал буенча җинаятьченең эзенә төшкән.

Мәскәүдә унбиш ел элек өч кешене үтерүдә шикләнелүче кешене тотканнар. 35 яшьлек ир-ат гаебен таныган. Ул бу җинаятен көнчелек аркасында кылуын сөйләгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Ивановага сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

2005 елда 19 яшьлек бу егет Клязменский урамында фатир хуҗаларына ташлана. Җинаятьче хуҗабикәне, аның 17 яшьлек кызын һәм аның дус кызын пычак белән кискәләп диярлек бетерә. Мәрхүмәләрнең берсе җинаятьчене тырный. Экспертлар мәетнең тырнак астындагы кисәкләрдән җинаятьченең генотибын ачыклый.

Башта оперативниклар мәрхүмә кызларның дус егетен тоткарлый. Ләкин аның гаепсез булуы раслана һәм аны җибәрәләр.

Генетик экспертизалар уздыра торгач, чын җинаятьченең эзенә төшәләр. Бу ир-ат гаебен таный, көнчелектән котыруын әйтә.

 

 

Чыганак: Интертат

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев