Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Усманов урамының ремонтланган участогында тротуарлар да яңартылачак

Башта бу эшләр планлаштырылмаган иде.

Шамил Усманов урамы участогында - Халыклар Дуслыгыннан алып, быел ремонтлый торган Хәсән Туфан урамына кадәр җәяүлеләр тротуарларын тәртипкә китерәчәкләр. Юл төзүчеләргә мондый йөкләмәне Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев бирде.
“Участокта 350 парковка урыны, 205 яңа юл билгесе, 10 ясалма тигезсезлек, 45 яңа тышкы яктырту терәге булдырылды инде. Объектның әзерлеге 98 процент, - дип сөйләде объектны тапшыру турында мэриядәге киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.
Тротуарлар, дип ачыклык кертте түрә, капремонт чаралары планына эләкми.
"Анда эшләгәндә аларның бөтенләй ямьсез хәлдә икәнен карарга кирәк, аннары тәртипкә китерергә кирәк. Ел саен без бер үк участокка әйләнеп кайтмаячакбыз ", - диде мэр.

Фото: kamaz.livejournal.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл ремонт