Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Узган тәүлектә Татарстанда 98 кеше коронавирус йоктырган

Авыручыларның иң күбе — Казанда һәм Чаллыда

Узган тәүлектә Татарстанда яшәүче 98 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган, барлык очраклар да контакт юл белән зарарланган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«20 кеше хастаханәдә, 78 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Авыручылар 30-50 яшьлекләр (38 кеше) һәм 50-60 яшьлекләр (22) арасында күбрәк ачыкланган.

Авыру очракларының иң күбе Казанда һәм Чаллыда — 54 һәм 15 очрак. Районнар арасында антирейтингта беренче урында Алабуга районы — биредә авыруны биш кеше йоктырган.

Инфекция тарала башлаганнан бирле, Татарстанда барлыгы 12 073 авыру очрагы теркәлгән, 10,5 мең кеше терелеп беткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев