Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вәгъдәләр йөгереше

Анда катнашучыларны ботка белән сыйлыйлар.

Бүген Чаллыда икенче тапкыр Бөтенроссия «Вәгъдәләр йөгереше» була.  

Чара 13 сәгатьтә Яр буе паркы мәйданында башлана.  Старт алдыннан һәркешегә «Я бегу и обещаю» дигән стикер бирелә. Анда кеше үзенең вәгъдәсен күрсәтергә тиеш.

«27 декабрдә катнашырга теләүчеләр 100дән арткан иде. Беренче узышларда 150 кеше теркәлгән иде, ә катнашучылар 200 булды. Гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде», – диләр оештыручылар. 

Әлеге чарада йөгерү мөһим түгел, теләгән кеше чаңгыда, теләгән кеше җәяү йөри ала. 

Ярышлар алдыннан фитнес тренер Дмитрий Науменко күнегүләр үткәрәчәк. Әлеге чарада катнашучыларны эшмәкәр Рөстәм Гатин карабодай боткасы һәм чәй белән сыйлый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме Забег желаний Рустам ГАТИН