Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вакцина өчен бүләк

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясен 42 кеше йоктырган. Казанда - 16, Чаллыда - 13, Алабуга һәм Тукай районнарында - 3әр, Әлмәт, Югары Ослан, Зәй, Минзәлә, Мөслим һәм Түбән Кама районнарында 1әр очрак ачыкланган.

Роспортребнадзорның  Чаллы буенча идарә җитәкчесе Илгизәр Бариев әйтүенчә, 8 июльгә шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2927 очрагы теркәлгән. Дөрес, бу републикадагы уртача күрсәткечтән 8%ка кимрәк. Тик тынычланырга иртәрәк, чөнки кискен респиратор чирләр белән авыручылар арткан. “Алар арасында яшүсмер һәм балалар күп”, - ди белгечләр. 
Пандемияне туктатуның бердәнбер нәтиҗәле ысулы коронавируска каршы вакцина ясатып, коллектив иммунитет булдыру. Шәһәр  шифаханәләрендә, “Омега” сәүдә үзәгендә бу эшне шимбә-ял, көннәрендә дә башкаралар. Махсус бригада, ихтыяҗ булса, вакцинаны предприятие һәм оешмаларга барып та ясый.
“КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә бу эш актив алып барыла. Биредә вакцина ясатып, приз алу мөмкинлеге дә бар. Бәйгедә бүләк оту берничә этапта үткәрелә. Аның беренчесе автогигантта прививка ясатучылар 10 меңгә җиткәч була. Беренче этапта  бүләккә 15 мең сумлык - 10 приз,  5 өч көнлек түләүле ял каралган. Икенче этапта шундый ук бүләкләр, әмма анда беренчесендә катнашкан кешеләр катнаштырылмый.  Өченче этапта 100әр мең сумлык  – 3 приз, 3 - 5 көнлек түләүле ял. Соңгы ике этап автогигантта вакцина ясатучылар саны 21 меңгә җиткәч уздырыла. Моннан тыш, иң актив бүлекчәгә 200 мең сум акча биреләчәк. 
Шушы көннәрдә Мәскәү мэры урынбасары Анастасия Ракова, яшүсмерләрдә  вакцинаны клиник тикшерү кысаларында,  21 балигъ булмаган балага прививка ясатылуын хәбәр итте. “Прививка ясатыр алдыннан катнашучыларны табиблар 21 кешепрививканыңберенчекомпонентыналды. Мэр урынбасары әйтүенчә, балаларның хәлен табиблар даими тикшереп тора. Тикшеренүдә катнашучы ике баланың гына температурасы күтәрелгән. Яшүсмерләргә “Спутник V” препаратын өлкәннәргә караганда азрак дозада ясыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус