Шəhри Чаллы

Ветераннарны котлау башланды

Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү башланды. Беренчеләрдән булып шәһәрнең Комсомол районында гомер итүче Хезмәт Кызыл байрагы орденына ия Михаил Иван улы Кичигинны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр хакиме Наил Мәһдиев исеменнән Җиңү бәйрәме белән район башлыгы Александр Кислов котлады һәм бүләк тапшырды. Михаил Кичигин сугыш вакытында очучылар әзерләүче...

Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү башланды. Беренчеләрдән булып шәһәрнең Комсомол районында гомер итүче Хезмәт Кызыл байрагы орденына ия Михаил Иван улы Кичигинны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр хакиме Наил Мәһдиев исеменнән Җиңү бәйрәме белән район башлыгы Александр Кислов котлады һәм бүләк тапшырды.

Михаил Кичигин сугыш вакытында очучылар әзерләүче мәктәптә укый һәм авиация хәрби көчләре сафында хезмәт итә.Сугыштан соң да армия сафларында калып, 1952 да гына туган җиренә кайта. Ул 1965 елдан бирле Чаллыда яши. Ике кызы, дүрт оныгы бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: