Вируслы авырулардан ничек сакланырга?
Яңалыклар тасмасы

Вируслы авырулардан ничек сакланырга?

Бу чаралар башка респиратор авырулар, шул исәптән грипптан да сакланырга ярдәм итә.

– ПЦР-тест тискәре нәтиҗә бирсә дә, үзегезне начар хис итсәгез, кешеләр белән аралашмагыз. Томау төшү, тамак, баш авырту, буыннар сызлау, ютәл, температура күтәрелү, тын бетү, хәлсезлек үткәнен көтегез. 

– Үз белдегегез белән дәваланмагыз, табиб чакыртыгыз. Авырый башлаганыгызны яки авыру билгеләре көчәйгәнне сизсәгез, кичекмәстән табибны өегезгә китертегез һәм аның киңәшләре буенча дәваланыгыз.

– Авыру катлауланмасын өчен һәр 6 ай саен вакцина ясатыгыз. 

– Кулларыгызны юыгыз. Бугади бу гамәл коронавирус профилактикасы да булып тора һәм сәламәтлекне саклый.

– Кеше күп җыелган урыннарда битлек киегез. Хроник авырулары булган кешеләр өчен бу бигрәк тә әһәмиятле. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев