Шəhри Чаллы

Волейболчылар сынатмый

Сарапулда СССРның спорт мастерлыгына кандидат Владимир Дробыш истәлегенә багышланган ветеран ир-ат командалары арасында волейбол буенча юбилей турниры узды.

 Ярышларда автокаланың “Союз-Динамо” ветераннар командасы катнашты.

Анда шулай ук Сарапул, Глазов, Воткинск, Ижевск, Яр Чаллы, Омутнинск һәм Уфа шәһәрләре командалары үзара көч сынашты. Чаллы командасы финалга чыкты, ләкин Ижау командасына 1:2 исәбе белән оттырды. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Ижау шәһәре командасы, Чаллының “Союз-Динамо командасы икенче урын яулады.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: