Халыкны сәгать 8дән 20 сәгатькә кадәр кабул итәләр
Яңалыклар тасмасы

Халыкны сәгать 8дән 20 сәгатькә кадәр кабул итәләр

Социаль фонд эш режимын үзгәртә

Россия Социаль фондының Чаллыдагы бүлеге клиентларга хезмәт күрсәтү вакытын үзгәртә. Пилот проекты кысаларында октябрь ае ахырына кадәр биредә халыкны иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр кабул итәләр. 

https://es.pfrf.ru/znp. адресы буенча алдан язылырга да мөмкин. «Әлеге график эшли торган кешеләргә аеруча җайлы булачак», – диләр Социаль фондның Чаллы бүлеге хезмәткәрләре. 

Яңа графикка халыктан ихтыяҗ артса, аны барлык территориаль бүлекләрдә даими кертергә уйлыйлар. 

Офиска барыр алдыннан 8-800-1-00000-1 номерына шалтыратырга кирәк. Бу – бушлай хезмәт. Операторлар мөмкин булса, дистанцион рәвештә дә ярдәм итәргә тырышачаклар. Офиска барып йөрергә кирәкмәсә, борчыган сорауга җавапны (https://es.pfrf.ru/znp.) алырга мөмкин. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бакча билет ташлама дача пенсионер пенсионерлар

Нет комментариев