Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхинең сеңелесеннән – сөләйман балыгы

Бик тәмле була.

Апам Хәния Фәрхи дә балык ярата иде. Туганнарым, әти-әнием дә – барыбыз да балык яратабыз. Апам кайтканда гел балык әзерләп тора идек. Ул үзе дә балыкның төрлесен алып кайта иде. Хәзер да балыктан өзелгәнебез юк. Яңа ел табынына да балык ризыклары әзерлибез. Кызыл балыкларны аеруча яратабыз. 

Сөләйман балыгын түбәндәгечә әзерлим:

Башта суганны кызыл төскә кергәнче кыздырасың, аннары өстенә помидор, тоз,борыч салып тагын кыздырасың. Сөләйман балыгы кисәкләрен тоз, борыч, он катнашмасында әвәләп, ике яклап тиз генә кыздырып алабыз. 
Аннары аның өстенә лимон согы, сливкидан торган соус салабыз. 
Гарнирга кем нәрсә тели шуны пешерә, без бәрәңге пюресы яратабыз. Шуларны бер тәлинкәгә матур итеп салып, кунакларны сыйлыйбыз. Бик тәмле була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт ХәнияФәрхи Фируза ИБАТУЛЛИНА