Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда солдатларның якыннарын Коръән ашына җыйдылар

Чарага килүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.

Чаллы шәһәре мөхтәсибәте тарафыннан, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче һәм Ватан алдындагы бурычларын үтәгәндә гомерләре өзелгән солдатларның әниләре һәм хәләл җефетләре өчен «Татлы» кафесында Корьән ашы узды. Анда барлыгы 41 хатын-кыз катнашты.

Чараны «Җәмигъ» мәчете имамы Рамазан хәзрәт Идрисов Коръән аятьләре укып багышлады, сабырлык турында вәгазь сөйләде. Көчле улларның батыр әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Илебез тынычлыгы һәм солдатларыбыз исәнлеге өчен догалар кылды. Ахырдан һәр килүчегә бүләкләр дә тапшырылды.

Оештыручыларга булган чиксез рәхмәт сүзләреннән соң бер үк җөмләләр яңгырады: «Илебез тыныч булсын һәм бер ана да бала югалту хәсрәтен күрмәсен», –диде чарага җыелучылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев