Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрби операциягә китүче солдатларга су җитми!

Чаллыда мобилизацияләнүчеләр өчен кирәк-яраклар кабул итү дәвам итә.

Чаллыда мобилизацияләнүче ир-егетләр өчен кирәк-яраклар җыю пунктлары эшләвен дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, алар “Нур”, “Заман” яшьләр үзәкләрендә, Чаллы татар дәүләт драма театрында һәм “Титан” яшьләр клубында ачылды. “Шәһри Чаллы” редакциясе бу юлы “Заман” яшьләр үзәгенә барып кайтты.


Көн саен 12-15 кеше килә, ди пунктта кабул итүчеләр. Аеруча өлкән яшьтәге хатын-кызлар ярдәмчел икән. 


Бәдрәф кәгазе, дарулар, антисептиклар шактый ди “Заман” директоры Анна Кузнецова. «Күбрәк су алып килсеннәр иде. Су һәрвакыт кирәк. Эчәргә дә, юынырга да. Шулай ук гемостатик губка, лидокаин спрейлары, суны чистартучы таблеткалар җитми. Төймәле телефоннар алып килсәләр дә яхшы булыр иде. Тотылган булса да ярый, эшләсен генә. Сугыш кырларына заманча кесә телефоны белән барырга ярамый бит”, - ди Анна Кузнецова. 

Пунктта шулай ук берцы, носки, горелка, шырпы, тәмәке кебек кирәк-яраклар да кабул итәләр.

Кием-салым һәм даруларны җентекләп карап алалар. Аеруча даруларны. Аларны срогы чыкмаган булырга тиеш. 
Мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен кирәк-яраклар җыю пункты иртәнге 8дән кичке 7гә кадәр эшли. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт