Хастаханә хезмәткәре мошенниклар кармагына эләкте
Яңалыклар тасмасы

Хастаханә хезмәткәре мошенниклар кармагына эләкте

38 яшьлек хатын-кызга мошенниклар 10 көннән артык шалтырата.

Чаллы хастаханәләренең берсендә эшләүче хатын-кызны мошеннниклар гадәти схема буенча алдый.
Билгесез кеше үзен банкның куркынычсызлык хезмәте вәкиле дип таныштырып, аның картасында шикле операцияләр башкарылуын әйтә һәм аны акчаларын саклап калу өчен финансларын «куркынычсыз» счетка күчерергә күндерә. 
Хатын-кыз эштә беркем белән дә киңәшмичә, билгесез кеше әйткән реквизитлар буенча 390 мең сум акчасын күчерә. 
Акчасын алу вакытын сорап шалтыраткач,  аңа җавап бирүче булмый.
Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать  итә. Җинаять эше ачыла. Тикшерү барышында зыян күрүче белән Мәскәү, Адыгей һәм Дагыстанда теркәлгән сим-карталар буенча шалтыратулары ачыклана. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сак булыгыз: мошенниклар

Нет комментариев