Яңа ашлык киптерү комплексы Мөслимдә файдалануга тапшырылды
Яңалыклар тасмасы

Яңа ашлык киптерү комплексы Мөслимдә файдалануга тапшырылды

Ул сәгатенә 50 тонна икмәк эшкәртү куәтенә ия

«Август-Мөслим» агрофирмасының Иске Карамалы бүлекчәсендә яңа ашлык киптерү комплексы файдалануга тапшырылды. Ул сәгатенә 50 тонна икмәк эшкәртү куәтенә ия.

Комплекс «Август-Агро» хуҗалыкларын үзләре әзерләгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар орлыгы белән тәэмин итәчәк. Орлык әзерләүнең тулы циклын — бөртекләрне чистарту, киптерү, калибрлау һәм инкрустацияләү кебек эшләрне башкарачак. Бу турыда район мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Яңа комплекс аша чыккан 100 тоннадан артык арпа орлыгы «Август-Кама тамагы» хуҗалыкларына озатылды инде. Киләчәктә шундый ук комплекс «Август-Теләче» агрофирмасы базасында да төзеләчәк. 

Чыганак:Татар-информ

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев