Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел кичендә телевизордан нәрсә карарбыз?

Валерий Меладзе артистларны Яңа ел тапшыруларында катнашмаска чакыра.

Русиянең атказанган артисты Валерий Меладзе эстрада башкаручыларын Яңа ел телепрограммаларында төшмәскә чакыра. Үзенең мөрәҗәгатен ул Instagram да бастырган.
Меладзе пандемия аркасында хакимият тарафыннан кертелгән театрлар һәм музыкаль мәйданчыклар белән бәйле чикләүләргә зарлана.
“Спектакльләр, концертлар һәм башка киңкүләм чаралар 15 гыйнварга кадәр гамәлдән чыгарылган. Барлык артистлар, музыкантлар, техника, промоутерлар һ.б. алга таба да эшсез утырачак, инде 8 ай алар акчасыз утыра. Һәм бу беркемне дә борчымый", — дип яза ул.
Меладзе артистларны Яңа ел төнендә кешеләр телевидениедә бер генә артистны да күрмәсен өчен тапшыруларда катнашудан баш тартырга чакыра. Җырчы фикеренчә, шулай гына күңел ачу индустриясеннән дистәләгән мең кешенең эштән мәхрүм ителүенә игътибарны җәлеп итәргә мөмкин.

 

Чыганак:Кызыл тан

Фото:ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев