Яңа ел төнендә юллар ябыла
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел төнендә юллар ябыла

31 декабрьдә 19 сәгатьтән – 23 сәгатькә кадәр өч юл участогында, җәмәгать транспортыннан тыш, машиналар хәрәкәте чикләнәчәк.

Бу ниегездә, «Энтузиастлар бульвары» тукталышыннан – Сөембикә проспектына кадәр (Хәсән Туфан проспекты буенча), Рәис Беляев проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр (Сөембикә проспекты буенча) юл участокларына кагыла. Моннан тыш, Хәсән Туфан проспекты белән «КАМАЗ-Мастер» командасы урамнары аша да транспортта үтеп булмаячак. 

 

Фото: fotobus.msk.ru
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


маршрут

Нет комментариев