Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елдан нинди үзгәрешләр көтә

Салымнарны тизрәк һәм күбрәк кайтарырга була

Салымнарны тизрәк һәм күбрәк кайтарырга була 

2022 елның 1 гыйнварыннан НДФЛны кире кайтару кагыйдәләре турында берничә төзәтмә үз көченә керә. 

Физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен түләү чыгымнарын (үзләре яки 18 яшькә кадәр булган балалары өчен) НДФЛны кире кайтару хисабына өлешчә капларга мөмкин булачак. Бер елга максималь 15 600 сум салымны кире кайтарырга мөмкин. 

Шушы ук максимумга башка социаль түләүләр дә тарала (дәвалау, уку өчен һәм башкалар). Шуңа күрә спорт өчен түләүләр күбрәк булган саен, башкалары кимеячәк. 

Дәвалау, укыту, спорт хезмәтләре яки иминият керемнәр өчен социаль түләүләрне эш бирүче аша алырга мөмкин булачак.

 

Ул чакта салым декларациясен тапшыру өчен бер ел көтәргә, ә федераль салым хезмәтенә тиешле хезмәтләр түләнгән вакытта ук, социаль тотып калынган хокукны раслау турында гариза һәм чыгымнар турында документлар (килешү, түләү турында белешмә һ.б.) белән мөрәҗәгать итәргә туры килмәячәк.

Федераль салым хезмәтеннән раслау алгач, эш бирүчегә тотып алынырга тиешле суммадан НДФЛны тотып калмасын өчен гариза бирергә була.

 

Пенсия Фонды булачак пенсия турында искәртәчәк, шулай ук пенсияне гаризасыз гына билгеләячәк

Гыйнвар аеннан РФ Пенсия фонды өчен яңа бурычлар кертелә. Ул 45 һәм 40 яшьтән башлап (ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен) гражданнарга пенсияләренең якынча күләме, шулай ук пенсиянең тупланган суммасы турында хәбәр итәчәк.

Хәбәрнамәләр «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетка киләчәк, ә порталда теркәлмәгәннәргә мәгълүматны Россия Пенсия Фонды бүлекчәләрендә әйтәчәкләр. 

2022 елда беренчеләрдән булып шундый хәбәрнамәләрне 1977 елда туган ир-атлар, 1982 елда туган хатын-кызлар һәм аннан өлкәнрәкләр алачаклар.

1 гыйнвардан яшәү минимумына кадәр социаль өстәмәләр, инвалидлык буенча пенсияләр, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләреннән юллама буенча вакытыннан алда пенсияләр гаризасыз билгеләнәчәк. 

Картлык буенча иминият пенсиясе өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Әгәр Пенсия фондындагы мәгълүматлар җитәрлек булса, пенсияне автомат рәвештә, документларсыз билгеләячәкләр.

Үзәк банк гражданнарга кредит бирүне чикли башлаячак 

Россия Үзәк банкы банклар һәм микрофинанс оешмалары физик затларга квартал дәвамында бирә торган кредит һәм займнарның максималь рөхсәт ителгән өлешен билгеләү вәкаләтен ала. Залогта күчемсез милек яки транспорт чаралары булган кредитларга әлеге чикләүләр таралмый. 

Шул ук вакытта гыйнвар аеннан эре банклар гражданнарга бары тик идентификацияләү нигезендә – банк сайты яки аның мобиль кушымтасы аша гына кредит алу һәм счет ачу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. 

 

Күчемсез милекне кадастр исәбенә алу яңача башлана

Күчемсез милек объектларын кадастр бәяләүнең яңа кагыйдәләре кертелә. Хәзер җир кишәрлекләрен яңадан бәяләү 4 елга бер тапкыр үткәреләчәк. 

2022 елда җир кишәрлекләренең кадастр бәяләве үткәреләчәк. Росреестр ел саен төбәкләрнең вәкаләтле органнарына күчемсез милек объектлары белән килешүләр турында, шул исәптән аларның бәяләре турында да, махсус куллану шартлары булган территорияләр чикләре турында мәгълүмат бирәчәк.

 Ут счетчиклары «акыллылана»

1нче гыйнвардан иске ут счетчиклары урынына яңа, электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системаларын гына урнаштыру рөхсәт ителә («акыллы исәпкә алу приборлары»). 

Мондый счетчикларга чыгымнар энергетика компанияләренә йөкләнә (кулланучылар счетчикларның сакланышын гына тәэмин итәргә тиеш). Әлеге счетчиклар кулланылган электр энергиясенең саны һәм сыйфаты турында мәгълүматларны үзләре тапшырырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел яңа закон