Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елга алкогольле эчемлекләр сатуны чикләргә!

Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Солтан Хәмзиев Яңа ел бәйрәмнәре вакытында хәмер сатуны чикләргә чакырды.

«Яңа ел бәйрәмнәре вакытында кешеләр “эчүгә сабышмасыннар өчен”, алкоголь сатуга чикләүләр кертергә кирәк, ә бу вакытта һәркемгә шөгыль булсын өчен барлык мәдәни-массакүләм чаралары бушлай булырга тиеш», — дип белдерде депутат.
Хәмзиев фикеренчә, гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен конкрет механизмнар кирәк, чөнки кайберәүләр чамасын югалта. Шулай ук ул Мәдәният министрлыгына барлык мәдәни-ял чараларын бушлай итү өчен тиешле гариза җибәрергә планлаштыра.
«Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык кинотеатрлар, театрлар, музейлар, бассейннар һәм спорт комплекслары безнең гражданнар өчен бушлай булырга тиеш», - дип өстәде ул. 

 

Фото: news.liga.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: госалкогольинспекция