Яңа елны үз фатирларында каршы алырлар
Яңалыклар тасмасы

Яңа елны үз фатирларында каршы алырлар

Көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән 48/20 йортында төзекләндерү эшләре актив дәвам итә.

Дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев: «Ремонт эшләре җимерелгән фатир эчләрендә алып барыла. Барлык эшләрне билгеләнгән вакытка тәмамларга планлаштырабыз», – диде. Мэр төзүчеләргә өч подъездда яшәүчеләр Яңа елны үз фатирларында каршыларга тиеш, дигән бурыч куйды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев