Якшәмбе көнне активистлар  Чаллыда 3 мең кешене җыярга уйлыйлар
Яңалыклар тасмасы

Якшәмбе көнне активистлар Чаллыда 3 мең кешене җыярга уйлыйлар

Узган шимбәдә пикетка якынча 500 кеше чыккан

Башкарма комитет активистларга бу якшәмбедә Җиңү паркында узачак акцияне килештермәде. Яр Чаллыда активистлар өч меңгә якын кешене җыярга ниятләгән. Мондый мәгълүматлар хакимиятләргә рәсми мөрәҗәгатьтә бар.

Узган шимбәдә, кайбер мәгълүматларга караганда, Азатлык мәйданына 500 кеше чыккан. Аларның кайберләре тоткарланды һәм суд карары буенча штрафка тартылды. Пикетны оештыручыга 25 мең сум, тагын бишесенә 10 мең сум штраф язганнар.

Чыганак: Челны-биз

Фото business-gazeta.ru сайтыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев