Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Саксызлык бәласе: пычкысы башына җиткән

Пычкының чылбыры ирнең футболка читенә эләккән һәм аны үзенә тартып алган.

Башкортстанда Түбәнге Кыйгы авылында куркыныч фаҗига булган. Авылда яшәүче 49 яшьлек ир-ат яңа бензин пычкысы сатып алган һәм аны тикшереп карарга булган. Эшләтеп җибәрүе булган, кинәт пычкының чылбыры ирнең футболка читенә эләккән һәм аны эләктереп алган. Ир бензопычкыны туктата алмаган һәм үзен кискән... Ул шул урында җан биргән.   Мәрхүмнең күршеләре сөйләвенчә, ир ялгыз яшәгән. Шалтыратуга җавап бирмәгәч, әнисе улының хәлен белергә килергән һәм әле коточкыч хәлгә тап булган.   

Язгөл Сафина

Чыганак: "Өмет" газетасы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига