Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы «Акварель-2021» шәһәр чәчәкләр фестиваленә әзерләнә

13 июль көнне шәһәрнең өч районында шәһәрне төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча конкурста катнашу өчен гаризалар җыю башланды. Ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурсларда катнашу өчен гаризалар түбәндәге телефоннар буенча кабул ителә: Автозавод районы (54-76-76); Үзәк район (47-55-49, 47-55-39); Комсомол районы (71-42-24, 70-17-59).

Конкурс ике этапта узачак. Иң элек район конкурс комиссияләре оешма-предприятиеләрдән, шәхси эшмәкәрләрдән, шәһәр гражданнарыннан коллектив һәм шәхси заявкаларны караячаклар, конкурсның район турын үткәрәчәкләр. Җиңүчеләр 10-18 августта узачак конкурсның шәһәр этабында каралачак. Җиңүчеләр җәй ахырында узачак йомгаклау чарасында призлар белән бүләкләнәчәк.

Шәһәрне төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәк белән бизәү буенча конкурс дүрт номинация буенча үткәрелә: «Лучший двор многоквартирного дома»; «Лучшее цветочное оформление входной группы»; «Цветущий дом»; «Лучший цветник».

Комиссия тарафыннан күп факторлар исәпкә алыначак. Мәсәлән,  «Лучший двор многоквартирного дома» номинациясендә спорт һәм балалар мәйданчыклары, торак йортларның керү төркемнәрен бизәү, чәчәк белән бизәүнең оригинальлеге, ишегалдының санитар торышы һ.б. билгеләп үтеләчәк.

«Лучшее цветочное оформление входной группы» номинациясе кысаларында жюри чәчәк-декоратив үсемлекләр булган асылмалы вазоннар булуга, чәчәк түтәлләре булу һәм аларны карап тоту сыйфатына игътибар итәчәк.

«Лучший цветник» номинациясендә мәйданы 100 кв. метрдан да ким булмаган чәчәк түтәлләре бәяләнәчәк.Төп шарт-чәчәк түтәлләре конкурста элек катнашмаган, 2 һәм аннан артык ел элек барлыкка килмәгән.

«Цветущий дом» номинациясендә игълан ителгән объектларга жюри декоратив үсемлекләрнең һәм кашполарның эстетик торышына, балкон һәм тәрәзәләрне, шулай ук керү төркемнәренең бизәлшенә игътибар итәчәк.

«Акварель-2021» шәһәр чәчәкләр фестивале кысаларында шулай ук чәчәкләрдән иң яхшы күләмле композиция, чәчәкләрдән картина, чәчәк колоннасы яки арка, яшел диварны бизәүгә конкурслар узачак, «Вертикальный огород», «Маскарадный костюм», «Королева цветов» номинацияләре булачак.

http://nabchelny.ru/          

Фото: nabchelni.bezformata.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәмгә әзерлек