Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе эшчәнлегенә йомгак ясалды

Бүген йомгаклау чыгышы барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары эшчәнлегенә тукталды. Хәзерге вакытта Чаллыда 39 резидент теркәлгән.

Компанияләр тарафыннан 21 млрд сум инвестицияләнгән, 6 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган. Бюджетның барлык дәрәҗәләренә һәм бюджеттан тыш фондларга салым түләүләре 8 млрд 200 млн сум тәшкил иткән, бу бирелгән преференцияләр күләменнән ике тапкыр күбрәк.


«Монда нәтиҗәләр уңай, резидентлар өчен җирле бюджетка салымнар буенча преференцияләр юк, бары тик федераль бюджетка, иминият взносларына гына бар. «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе – безнең икътисадны диверсификацияләү өчен уңышлы кейс. Бу – эш урыннары да, инвестицияләр дә, яңа заводлар да», - дип ассызыклады шәһәр мэры.
Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе режимы ярдәмендә Чаллы бүген авыр йөк автомобильләре җитештерү Ватаны гына түгел, ә югары технологияле көнкүреш техникасы, спорт инвентаре, төрле җиһазлар һәм азык-төлек продукциясе үзәге дә.


Агымдагы елның ноябрендә «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең яңа резиденты – АБС пластиктан мебель өчен детальләр җитештерү инвестицион проекты белән «ХУАНХЭ» җитештерү-инвестиция компаниясе теркәлде.
Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең гамәлдәге резидентлары белән эш дәвам итә. Аларның 10сы инвестицион проектлар буенча игълан ителгән күрсәткечләрен арттырдылар, ягъни алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенә кергәндә алар тарафыннан бер планнар игълан ителгән иде, әмма бизнес-планнар зур якка каралды, шулай ук җитештерелә торган продукциянең яңа төрләре кертелде.


2020 ел нәтиҗәләре буенча Чаллы Россия Федерациясенең монопрофильле муниципаль берәмлекләре рейтингы лидерлары арасына керде.
«Исегезгә төшерәбез, Россиядә 321 моношәһәр, 80нән артык социаль-икътисадый үсеш территориясе бар. Без лидерлар рәтендә торабыз, моның турында күрсәткечләр үзләре сөйли. Әмма шәһәр алга таба да бу юнәлештә актив, ныклап эшләячәк, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең көтү битендә бик күп җитди гаризалар бар, шулай ук җитди эшчәнлегебезне дәвам итәрбез», – дип өстәде Наил Мәһдиев.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле дүшәмбе