Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк

Яр Чаллыда Шәһәр Советының даими комиссияләре утырышы узды, аның барышында бюджетның өстәмә керемнәрен бүлү расланды.

Төп өлеше белем бирү учреждениеләрен куркынычсызлык системалары белән җиһазлауга юнәлдереләчәк. «Беренче сентябрь якынлашып килә, - дип шәрехләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. - Куркынычсызлыкны тәэмин итүгә бәйле барлык мәсьәләләрне дә хәл итәргә кирәк. Узган икътисади ел керемнәреннән муниципаль учреждениеләргә өстәмә акчалар булуы яхшы. Әлеге акчалар хисабына дүрт төр эш башкарырга кирәк. Боларга контроль-үткәрү пунктларын, коймалар, видеокүзәтү камералары, ашыгыч хәбәр итү кнопкаларын урнаштыру керә".
Шәһәр башлыгы өстәмә керем хисабына инвалид балалар һәм күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен мәктәпләрдә бушлай туклану тәэмин ителәчәге турында хәбәр итте .
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова социаль объектларны ремонтлауга 12,8 миллион сум, күргәзмә чараларын оештыруга һәм үткәрүгә 25 миллион сум, коммуналь автомобиль техникасына капиталь ремонт ясауга 60 миллион сум акча юнәлдереләчәк дип хәбәр итте.
Шулай ук Шәһәр Советы сессиясе барышында агымдагы елның 9 ноябрендә узачак бюджет буенча ачык тыңлауларның, 10 сентябрьгә планлаштырылган Шәһәр Уставына үзгәрешләр кертү һәм 3 сентябрьдә узачак муниципаль берәмлекне төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү даталары расланды.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшмә