Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы шәһәренең эшче яшьләре «Наше время — Безнең заман» фестивалендә уңышлы чыгыш ясады

Түбән Камада «Наше время - Безнең заман» IX ел саен үткәрелә торган эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зональ этабы гала-концерты узды.

Сайлап алу турының ике көнендә жюри «Бию юнәлеше», «Музыкаль юнәлеш» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә номерларны бәяләделәр. Бу көннәрдә Халык иҗаты йорты сәхнәсе Татарстанның 8 муниципаль районыннан 300дән артык катнашучыны кабул итте.
Яр Чаллы шәһәренең эшче яшьләре өч номинациядә призлы урыннар алып кайтты. «Музыка» номинациясендә (ансамбль): 2 нче урынны «КАМАЗ» ААҖ ирләр ансамбле һәм «КАМАЗ» ААҖ җыелма ансамбле яулады.
«Музыка» номинациясендә (кече формалар): 3 нче урында - Раушан Шәрифуллин һәм Ләйсән Бәдертдинова – «Татэнерго» АҖ филиалы – Яр Чаллы ТЭЦы, 1 нче урынга Алинә Сухих (Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе) лаек булды.
«Хореография» номинациясендә (ансамбль): 2 нче урында – «Татэнерго» АҖ филиалы – Яр Чаллы ТЭЦы хореография коллективы, 1 нче урында – «КАМАЗ» ААҖ хореография коллективы. «Хореография» номинациясе (кече формалар): 1 нче урында – Эмиль Вафин, Регина Рябова – «Ремдизель», 1 нче урында - Айсылу Әхмәдуллина (Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе).  
«Дан минуты» номинациясендә «Һөнәргә тугрылык өчен» махсус призына «Ак Барс металл» иҗат коллективы лаек булды, 3 нче урында «Татэнерго» АҖ филиалы - Түбән Кама ГЭС иҗат коллективы, 1 нче урынны «Татэнерго» АҖ филиалы – Яр Чаллы ТЭЦы иҗат коллективы һәм «КАМАЗ» ААҖ иҗат коллективы яулады.  
Зональ тур нәтиҗәләре буенча гомумкоманда урыннары түбәндәгечә билгеләнде. Беренче урыннарны «КАМАЗ» ААҖ, «Аммоний» АҖ, «Түбән Кама нефтехим» ААҖ, Мамадыш муниципаль районы мәгариф бүлеге командалары яулады. Икенче урында «Татэнерго» АҖ филиалы – Яр Чаллы ТЭЦы, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты командалары.
Зональ этапларда үзләрен яхшы яктан күрсәткән командалар һәм катнашучылар 12-13 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында иҗади көрәштә очрашачак. Ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак.
Җиңүчеләрнең исемнәре 15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак Гала-концертта билгеле булачак. Нәкъ менә биредә Гран-при иясе булган команда номинацияләнә һәм аңа ТР Президентының традицион күчмә кубогын, шулай ук 500 мең сум күләмендә акчалата премияне тапшырачаклар. «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булган кеше 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс