Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда 65 ел бергә яшәгән Мөхәммәтшиннар гаиләсен котладылар

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлауларны Үзәк район хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Алексей Тарабукин, шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев исеменнән Мөхәммәтшиннар гаиләсе алды.

Котлауларга «Татпротек» ТК ҖЧҖ вәкилләре, шулай ук «39 комплекс» ТИҮ рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова да кушылды. 
Рәшит Мөхәммәтша улы белән Мәрхүдә Фәрхетдин кызы 65 ел бергә яшиләр. Мөхәммәтшиннар гаиләсе Чаллыга 1959 елда килә. Рәшит Мөхәммәтша улы пенсиягә чыкканчы ПОПАТта электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән, ә Мәрхүдә Фәрхетдин кызы сөт заводында эшләгән. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген аларны ике оныклары һәм ике оныкчыклары сөендереп тора.

 

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә